Татарстанда татар телендә белем бирүче мәктәпләр өчен татар теле буенча олимпиада тәмамланды

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

11 февральдән 13 февральгә кадәр ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының “Дуслык” ООК базасында Татарстан Республикасының  гомуми белем бирү оешмаларыннан 4-11 сыйныф укучылары өчен туган (татар) теле буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы узды.

Олимпиадада республиканың 35 районыннан, шулай ук Казаннан, Яр Чаллыдан 287 укучы катнашты.

 Олимпиадада катнашучыларны компетентлы жюри бәяләде, аның составына ТР Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтының профессорлар-укытучылар составы, ТР Мәгариф үсеше институты белгечләре һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Президенты каршындагы Комиссия белгечләре керде.

Жюри рәисе - Олег Хисамов, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни эшләр буенча директор урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International