«Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабын үткәрү турында

2023 елның 1 марты, чәршәмбе

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының статусын күтәрү, туган тел һәм әдәбиятның иң яхшы укытучыларының алдынгы педагогик тәҗрибәсен һәм белем бирү эшчәнлеген оештыруда инновацион технологияләрне тарату максатларында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 2023 елның 21 ноябреннән 24 мартына кадәр « Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсы уздырыла.

Агымдагы елның 23 гыйнварыннан 20 февральгә кадәр конкурсның зона этабы үткәрелде, анда конкурсның муниципаль этабында җиңүчеләр - Татарстан Республикасының 51 муниципаль берәмлегеннән 53 педагог катнашты.  Татарстан укытучылары өчен конкурс 9 конкурс мәйданчыгында узды: Азнакай, Нурлат, Алексеевск, Кукмара, Зәй, Саба, Буа, Ял Чаллы һәм Казан.

Россия Федерациясе субъектларының татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен 1-25 февраль көннәрендә бәйгенең читтән торып этабы уздырылды, анда 12 төбәктән 23 педагог катнашты.

20-24 мартта Казанда «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы базасында «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International