Авыл мәктәпләре укытучыларны «Земский учитель» программасында катнашырга чакыра

2023 елның 14 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы укытучыларны һәм педагогик югары уку йортларын тәмамлаучыларны «Земский учитель» программасында катнашырга чакыра.  

Исегезгә төшерәбез, конкурс сайлап алуы җиңүчеләре бер тапкыр бирелә торган  1 млн. сум  ала, аннан  салым түләнми һәм аны  нинди максатларга карап тотарга үзеләре хәл итә.

Катнашучыларга таләпләр: укытучының югары яисә урта һөнәри белеме һәм яше 55кә кадәр (2023 елның 15 апреленә) булырга тиеш.

 Катнашу шартлары - авыл мәктәбендә кимендә 5 ел эшләү.                Документлар кабул итү: 2023 елның 15 апреленә кадәр.

Мәктәпләр исемлеге һәм документлар исемлеге белән түбәндәге сайтта танышырга мөмкин: https://zemteacher.apkpro.ru/login

Сораулар буенча  Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгына (тел. 8 (843) 294-95-33), Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты на (тел. 8 (843) 533-03-90) мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International