Мартта, Педагог һәм остаз елы кысаларында, республика мәктәпләрендә “Мәктәп тәнәфесләренең күңелле мизгелләре” дигән фотокүргәзмә оештырылды.
Мәктәптә тәнәфесләр белем бирү процессының аерылгысыз өлеше һәм укучылар өчен иң яраткан вакыт булып тора, укучылар вакытны иркен үткәрә, күңелгә ятышлы шөгыль сайлый алалар. Фотокүргәзмә кысаларында Татарстан мәктәпләре тәнәфесне ничек мавыктыргыч һәм файдалы итеп уздыру турында сөйләделәр. «Мәктәп тәнәфесләренең күңелле мизгелләре» фотокүргәзмәсе онлайн-тактада киң җәмәгатьчелек өчен ачык: https://padlet.com/cakzn2020/2023-2023-pseba7ku4t7120xi, «Татарстан Республикасының электрон мәгарифе» дәүләт мәгълүмат системасында баннер урнаштырылган.