Алабугада технология укытучылары өчен Халыкара форум узды

2023 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Академик Камил Вәлиев исемендәге Фәнни коллаборация йорты базасында технология укытучыларының «Технология: киләчәк компетенциясе» III Халыкара форумы узды.

«Технология: киләчәк компетенциясе» халыкара форумы - укытучылар өчен үз дәресләрен җанлырак һәм продуктиврак итү өчен төрле шәһәрләрдән  килгән укытучылар тәҗрибәсе белән  уртаклашу өчен менә дигән мөмкинлек. Форумның секция эшендә 50дән артык докладчы катнашты. Форумда Татарстанның 20 районыннан, шулай ук Удмуртиядән, Марий Элдан, Мәскәү өлкәсеннән, Оренбург, Пермь, Сыктывкар, Кировтан 120 технология укытучысы катнашты. Казахстаннан һәм Кыргызстаннан катнашучылар да булды.

Форумның пленар өлешендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының гомуми белем бирү идарәсе җитәкчесе Татьяна Алексеева, шулай ук ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге директоры Гөлнара Исламова һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International