Татарстанда соңгы кыңгыраулар кайчан яңгыраячак?

2023 елның 15 мае, дүшәмбе

Бәйрәм сыйныфларында ата-аналарны җәлеп итеп “Соңгы кыңгырау” бәйрәм чарасы Татарстан мәктәпләрендә күбесенчә 22 - 23 майда узачак.

23 июньнән дә иртәрәк булмаганда, чыгарылыш кичәләрен куркынычсызлыкны тәэмин итү (шул исәптән янгынга каршы) чараларын үтәп уздырырга тәкъдим ителә. Күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре 23 - 24 июньдә узачак.

Педагог һәм остаз елында мәктәпләрдә  чыгарылыш кампаниясе 20 нче майда узачак онлайн-эфирдан башланачак. Аңа Россия Федерациясенең барлык мәктәпләре дә кушыла алачак. Моннан тыш, Мәгариф министрлыгының "ВКонтакте" социаль челтәрендәге рәсми берләшмәсендә "Җиңү марафоны: рәхмәт, укытучы!" дигән масштаблы акциягә старт биреләчәк. Ай дәвамында укучылар һәм ата-аналар мәктәп еллары турында, үз укытучылары һәм остазлары турында постлар һәм видеороликлар бастыра алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International