18 майда Түбән Кама агросәнәгать көллияте базасында “Мәгариф оешмаларында музей педагогикасы” җәмгыять дисциплинасы укытучылары һәм музей хезмәткәрләренең республика семинары узды

2023 елның 19 мае, җомга

Республика семинары Татарстан Республикасында Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына, Россия Федерациясендә педагог һәм остаз елына багышланган. Семинар эшендә ТРның 34 мәгариф оешмасыннан, 9 районыннан, Ставропольдән  барлыгы 73 кеше катнашты.

Семинарны ачу тантанасында Түбән Кама агросәнәгать көллияте директоры А.К. Кадыйров чыгыш ясады. "Кешелекнең тарихи-мәдәни мирасын саклауда музей педагогикасының роле" түгәрәк өстәле эше барышында директорның укыту-тәрбия эше буенча урынбасары Г.Г. Ибраһимова музей эшенең яңа аспектларын, музей педагогикасының тәрбия, мәгариф, культурология чаралары мөмкинлекләрен билгеләде.

Чара ахырында , семинарда катнашучылар өчен Түбән Кама шәһәренең комплекслы музеена, нефть химиясе көллияте музеенда һәм Н.В.Лемаев исемендәге нефть эшкәртү музеена, шулай ук халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеена бушлай экскурсияләр оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International