1 июньдә Актанышта “Бүләк” балалар сәламәтләндерү лагеренда беренче смена ачылды. Лагерь сменасында Россиянең 10 субъектыннан 125 укучы катнашачак, шул исәптән -Йолдыз (Ичкен) авылыннан 31 укучы һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Кичә Йолдыз (Ичкен) авылы балалары Казанда булдылар. Балаларга Татарстан башкаласының истәлекле урыннары, шул исәптән Казан Кремле буенча экскурсия оештырылды.