Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Максат һәм бурычларны гаммәви формалаштыру
Күрсәтелгән хезмәтләргә бәйсез бәя бирү
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Энгел Фәттаховның яңа уку елы белән котлавы
2013 елның 30 августы, җомга
Кадерле укучылар һәм ата-аналар! Хөрмәтле коллегалар!
Белем көне һәм яңа уку елы башлану уңаеннан чын күңелдән ихлас котлауларымны кабул итеп алыгыз!
36 148 яшь татарстанлы өчен ошбу көн аеруча дулкынландыргыч, алар тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәләр. Быел беренче сыйныфка укырга керүче балаларның ата-аналары балаларын Электрон хезмәт күрсәтү порталыннан файдаланып мәктәпкә яздыру мөмкинлегенә ия булдылар.
Соңгы елларда республиканың мәгариф тармагын үстерү өчен шактый эшләр башкарылды. Мәктәпләрнең материаль-техник базасы сизелерлек яхшырды, мәгариф өлкәсен мәгълүматлаштыруны үз эченә алган күләмле программа үтәлде, биналарны капиталь ремонтлау программасы гамәлгә ашырыла, мәктәпләргә заманча җиһазлар һәм предмет кабинетлары кайтартыла. Бүгенгесе көндә дәресләр аеруча кызыклы үткәрелсен һәм һәр укучы үзенең талантын ача алсын өчен барлык шартлар тудырыла.
Кадерле укучылар! Кеше тормышындагы барлык мөһим башлангычларның бишеге мәктәптә салына. Шуңа да, Сезнең мәктәптә, көллияттә, урта һәм югары һөнәри уку йортларында үткәргән һәр көнегез сөенеч һәм яңа белемгә омтылыш китерсен. Әти-әниләрегез Сезнең ирешкән уңышларыгыз белән чын күңелдән горурлансыннар. Татар халык мәкалендә «Уку – энә белән кое казу» дип әйтелсә дә, Сезгә укуның җиңел бирелүен һәм яраткан фәннәрегезнең исемлеге артуын теләп калам. Яңа уку елында иң биек үрләр яулавыгызны, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын, көндәлек һәм зачет кенәгәләрегездә бары «бишле» билгеләре торуын телим!
Хөрмәтле мөгаллимнәр! Яңа уку елы Сезнең өчен уңышлы булуын, яңа уку елында иң кыю һөнәри планнарыгызны тормышка ашыруыгызны телим.
Балаларына ышаныч белдергән, вакытында ярдәм итәргә һәм аңларга һәрвакыт әзер булган әти-әниләргә аерым рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Педагогларның һәм ата-аналарның бердәм хезмәте үзенең уңай нәтиҗәләрен китерәчәк дип ышанып әйтәм.
Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим! Яңа уку елы барыгызга да сөенечләр һәм уңышлар китерсен!
Яңа уку елы белән, дуслар!
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Э.Н. Фәттахов
Белешмә өчен:
Татарстан Республикасында яңа уку елында 36 148 бала (Казанда – 11 101 бала) беренче сыйныфка укырга керә. 2012 елда 36 311 бала (Казанда – 10 908 бала) 1 нче сыйныфка укырга кергән. Быел Татарстан Республикасында 165 мәктәпкә (шул исәптән 5 коррекцион мәктәпкә) ремонт ясалган. 2013 ел ахырына кадәр Татарстан мәктәпләренә 865 предмет кабинеты кайтартылачак. Белем көнендә укучылар өчен 8 яңа мәктәп ишекләрен ачачак (шуларның 5се – авыл җирлекләрендә урнашкан), моннан тыш 4 балалар бакчасы ачылачак (шуларның 3се – авыл җирлекләрендә урнашкан).
Республика мәктәпләренә 989 яшь укытучы килә (шуларның 494е – югары уку йортларын тәмамлаган, 495е – педагогик көллият тәмамлаган).
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
27
май, 2026 ел
Татарстан Түбән Новгородта“Профессионаллар” чемпионаты финалында. катнашачак
27 майдан 1 июньгә кадәр Түбән Новгородта һөнәри осталык буенча «Профессионаллар»чемпионаты финалы узачак.
26
май, 2026 ел
Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның уку елы тәмамлану уңаеннан котлавы
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле мөгаллимнәр һәм әти-әниләр!
25
май, 2026 ел
Рөстәм Миңнеханов: Җәй көне 180 меңләп баланың ялын оештыру планлаштырыла
Республика Хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгарылыш сыйныф укучылары өчен чаралар һәм балалар өчен җәйге ял оештыру турында берничә йөкләмә бирде.
Югары нефть мәктәбендә кытай теленнән имтихан марафоны узды
24 майда Югары нефть мәктәбе мәйданчыгында бер үк вакытта HSK, HSKK һәм YCT халыкара имтиханнары узды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз