ТР Премьер-министры 1 нче номерлы Васильево кадет мәктәбендә булды

2013 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе
ТР Премьер-министры Илдар Халиков ТР Яшел Үзән районының 1 нче номерлы Васильево кадет мәктәбендә булды.
Аны ТР Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы – ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов һәм кадет мәктәбе директоры Галина Зайцева озата барды.
ТР Хөкүмәте башлыгы сәфәре барышында уку-укыту һәм мәктәп укучыларына патриотик тәрбия бирү процессы белән танышты, актлар һәм спорт залларын, химия, информатика кабинетларын, мәктәп музеен карады.
Хәзерге вакытта әлеге мәктәптә 400 бала белем ала. Кадетлар хәрәкәте тарихы, сугышлар тарихы һ.б. кебек дәресләр укытыла. Әлеге мәктәп базасында кадет мәктәп-интернатын булдыру планлаштырыла, анда, шул исәптән, Казанның Киров районы, Нурлат, Яшел Үзән балалар йортларыннан ятим балалар белем алачак.
Фото http://prav.tatarstan.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International