8-10 сентябрьдә Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Tatar.Бу Хакатон» узачак

2023 елның 7 сентябре, пәнҗешәмбе

«Tatar.Бу Хакатон» мәгълүмати технологияләр өлкәсендә татар телен һәм мәдәниятен үстерүгә  юнәлтелгән инновацион кушымталар һәм сервислар булдыру максатыннан мәктәп укучылары һәм студентлар өчен үткәрелә.

Чара ТРсы Дәүләт идарәсенең мәгълүмати технологияләр һәм элемтә, ТРның яшьләр эшләре министрлыклары  «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә KazanDigitalWeek-2023 (kazandigitallegends.com) Халыкара форумы кысаларында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең гамәли семиотика институты тарафыннан оештырыла һәм уздырыла.

Хакатонның ачык этабы, проектларны яклау һәм «Tatar.Бу Хакатон» җиңүчеләрен игълан итү 8-10 сентябрьдә Башир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта (Казан шәһәре, Спартаковская  урамы, 2Б) узачак.  Катнашучылар акчалата приздан тыш, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә стажировка үтәргә, экспертлардан һәм потенциаль партнерлардан кире элемтә алырга һәм KazanDigitalWek 2023 елда DemoDay да катнашу өчен сайлау узарга мөмкин.

Хакатон  8 сентябрь көнне  17:00-18:00 һәм 10 сентябрь 14:00-18:30 узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International