КФУда беренче тапкыр Бөтенроссия Физика көне узачак

2023 елның 12 сентябре, сишәмбе

 Казан федераль университеты Татарстан Республикасында Бөтенроссия физика көнен уздыру мәйданчыгы булачак.

17 сентябрьдә, Константин Циолковскийның туган көнендә, бөтен ил буйлап физика, математика һәм инженер фәннәре белән танышуга багышланган чаралар узачак. Бөтенроссия физика көне Россиянең 16 шәһәрендә илнең 19 эре техник университеты базасында узачак. Анда физика белән мавыгучы 15 мең укучы, аларның әти-әниләре һәм укытучылары катнашачак.

Программада: фәнни-популяр лекцияләр, презентацияләр, уеннар һәм квестлар, лабораторияләр буенча экскурсияләр. Бөтен җентекле мәгълүмат һәм чараларга теркәлү  сайтта.

Укытучылар өчен физика дәресләренүткәрүнең  төрле ысуллары турында лекцияләр күрсәтеләчәк, моннан тыш, һәр укытучы «Физика буенча олимпиадаларның эксперименталь туры» квалификация күтәрү курсына бушлай керә алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International