Татарстанда эшче һөнәрләргә өйрәтү өчен виртуаль тренажер булдырылган

2023 елның 20 сентябре, чәршәмбе

Казан дәүләт мәдәният институтының инжиниринг үзәге эшче һөнәрләргә виртуаль өйрәтүнең тренажер комплексын эшләде. Ул тәҗрибәсе булмаган  хезмәткәргә катлаулы кул операцияләрен башкару күнекмәләрен үзләштерергә мөмкинлек бирә, алар традицион рәвештә озак вакытка механик хәтерләүне таләп итә. Бу хакта Казан дәүләт мәдәният институты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Инжиниринг үзәге директоры Шамил Солтанов сөйләгәнчә, тренажер комплексын куллану кеше тарафыннан берьюлы берничә форматта - визуаль, текстлы һәм аудиоинструкцияләр рәвешендә мәгълүмат алуны тәэмин итә. Моннан тыш, белем бирү вакытын аның сыйфатын югалтмыйча 2-3 тапкырга кыскарта. Комплекс сынаулары барышында волонтерлар күнекмәләре булмаган һөнәрләр сыйфатында инжиниринг үзәге тарафыннан  балчыктан чүлмәк эше , агачтан нәфис эшләнмәләр ясау, шулай ук Идел буе халыкларының катлаулы тарихи костюмнарын тегү сайлап алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International