I Республика Вагыйзов укулары

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Педагог һәм остаз елы кысаларында,  2 ноябрьдә Г.Тукай исемендәге Арча педагогика көллияте базасында “Әлифба” авторы С Вәгыйзов истәлегенә багышланган  I Республика Вәгыйзов укулары узачак.       Әлеге чара Арча җирендә фән эшлеклеләре, мәгариф җитәкчеләре, ветераннары, остазлары, башлангыч сыйныф укытучылары, мәктәпкәчә мәгариф оешмалары педагогларын җыячак. Алар ТАССРның атказанган укытучысы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты, К.Д.Ушинский  исемендәге медальгә лаек булган, педагог, методист, 40тан артык мәктәп дәреслеге, фәнни басмалар авторы  С.Г.Вагыйзовның идеяләрен дәвам итүчеләр.

                    I Республика Вагыйзов  укулары кысаларында  авторның педагогик һәм методик мирасы, «Әлифба»ның тарихи әһәмияте турында фикер алышу булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International