Татарстанда психологларның төбәкара форумы эшли

2023 елның 31 октябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге «Казан талантлар университеты» ярдәме белән һөнәри инновацияләрнең ачык институты белән берлектә «Психологик иминлек пространствосы: гаилә, мәктәп, җәмгыять» регионара форумы оештыра һәм үткәрә.  Форум 3 көн дәвам итте: беренче көн онлайн-форматта, 30 һәм 31 октябрьдә Казанның 175 нче гимназиясендә узды.

30 октябрьдә форумда катнашучыларны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин,  ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина,  беренче вице-президент - "Россия табигый фәннәр академиясе" Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының баш галим секретаре Лида Иваницкая; BRICS илләренең психология һәм медицина ассоциациясе вице-президенты, БРИКС ның сәламәтлек саклау өлкәсендә проектларны гамәлгә ашыру төркеме рәистәше Михаил Зингер сәламләде.

 Форумның модераторы «Росток» Психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге директоры Роман Васильев чыгыш ясаячак.

Форумның максаты - имин җәмгыятьтә психологик яктан сәламәт шәхес формалаштыруга ярдәм итүче гаиләдә, белем бирү киңлегендә, җәмгыятьтә психологик иминлек пространствосын булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләү һәм тикшерү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International