Бүген Казанда Татарстанның рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумы уза

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

2023 елның 2 ноябрендә «Адымнар - белемнәргә һәм татулыкка юл» полилингваль комплексы» базасында (Казан шәһәре, Абдулла Бичурин ур., 22/26) Татарстан Республикасының  рус теле һәм әдәбияты укытучылары форумы уздырыла.  Форумда рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе җитәкчеләре, рус теле һәм әдәбияты укытуны алып баручы методистлар, рус теле һәм әдәбияты укытучылары  катнаша.

Форум секцияләре укучыларның белемен үстерүдә укытучыларның һөнәри дефицитларын җиңеп чыгу мәсьәләләренә, укучыларны рус теле, әдәбият буенча дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерләү технологиясенә һәм методикасына багышланачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International