«Хыял мәктәбе» федераль студентлар экспедициясе Казанга килеп җитте

2023 елның 14 ноябре, сишәмбе

Экспедиция-2023тә архитектура һәм дизайн буенча 15 төбәктән 25 югары курс студенты катнаша: катнашучылар Мәскәү, Липецк, Түбән Новгород,  Новосибирск, Пятигорск һәм Владивосток шәһәрләреннән.

"Хыял мәктәбе" проекты РФ Иҗтимагый палатасы тарафыннан оештырылган,  РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм РФ Мәгариф министрлыгы тарафыннан хупланган һәм модернизацияләү программасы кысаларында мәктәпләрне сыйфатлы яңарту  бурычын хәл итә.

«Хыял мәктәбе» проекты лидеры, РФ Иҗтимагый палатасының Мәгариф һәм тәрбия комиссиясе рәисе Наталья Кравченко әйтүенчә: «Бездә мәктәп киңлекләре белән эшкә яшь архитекторларны һәм дизайнерларны җәлеп итү идеясе туды, алар югары уку йортларында әзерләнә. Алар инде яхшы төпле белемгә ия. Ә без аларга социаль һәм  мәктәп мохите дизайны өлкәсендә өстәмә белем һәм квалификация алырга ярдәм итә алабыз. Быел безгә илнең 35 тән артык төбәгеннән командалар кушылды ".

Проектта катнашучылар төркеме Казанга килде һәм алар  "Иннополис" лицеенда, 188 нче күппрофильле лицейда һәм "Адымнар"  мәктәбендә, шулай ук  Халыкара мәктәптә һәм "Унбер" күппрофильле лицеенда булдылар. Экспедициядә катнашучы студентлар КДАТУның  дизайн кафедрасында да булачак, ә инде 16 ноябрьдә үзләренең проектларын  онлайн-режимда мәктәп директорларына тәкъдим итәчәкләр.

Проект бергәлеге:

https://t.me/shkolame4ty

https://vk.com/public216040706

https://ok.ru/group/70000000805466

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International