Конкурста илебезнең барлык төбәкләреннән мәктәпкәчә белем бирүче 4500дән артык тәрбияче, педагог хезмәткәрләр һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләре катнашты. Федераль экспертлар советы карары белән республиканың иң яхшы өч укытучысы җиңүче булды:
Алсу Нуруллина, Казанның Совет районы 261 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе, Гөлнара Рахманова, Яшел Үзән районының “Улыбка” балалар бакчасының татар теленә өйрәтү буенча тәрбиячесе, Алсу Биктова, Казанның Киров районындагы 7 нче балалар бакчасы мөдире.
Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 15 декабрьдә Санкт-Петербургта узачак.