Казанда функциональ грамоталылык үсеше белән идарә итү буенча Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтте

2023 елның 30 ноябре, пәнҗешәмбе

Көнференциянең модераторы педагогия фәннәре докторы, профессор, КФУның психология һәм мәгариф институтының педагогика кафедрасы мөдире Роза Вәлиева . Конференция гомуми белем бирү сыйфаты буенча ун дөньякүләм лидерлар дәрәҗәсендә Татарстан мәгариф системасының көндәшлеккә сәләтлелеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән һәм безнең республикада мәгарифне үстерүнең нәтиҗәле механизмнарын эшләү максатында уздырыла.

Пленар утырышта Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Евгений Семченко, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, КФУ президенты Рияз Минзарипов һәм башкалар чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International