Татарстанда Фәнни-технологик үсеш елы башлана

2024 елның 9 феврале, җомга

9 февральдә Казанда Россия фәне көненә багышланган чаралар узачак. Анда Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар, предприятиеләр, ректорлар, галимнәр катнашачак.

Кунаклар Татарстан һәм татар халкы, Идел буе һәм Урал буе халыклары тарихы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли фәнни тикшеренүләр алып баручы Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты белән танышачак. Мәгариф учреждениеләрендә файдалану өчен басмалар, фәнни-методик әдәбият комплексын әзерләү өлкәсендәге эшләнмәләр, агарту характерындагы проектлар тәкъдим ителәчәк.

Башлана 10:00 сәгатьтә. Адресы: Батурин ур., 7А.

Татарстан Фәннәр академиясендә республиканың фәнни казанышлары экспозициясе ачылачак. Квант элемтәсе урнаштыру, электроподстанцияләрне диагностикалау өчен робот, яңа буын автошиналар һәм башка эшләнмәләр тәкъдим ителәчәк.

Башлана 10:40. Адресы: Бауман ур., 20 йорт, ТР Фәннәр академиясе фойесы.

Тантаналы чарада Рөстәм Миңнеханов дәүләт бүләкләрен тапшырачак.

Башлана 11:15. Адресы: Бауман ур., 20 йорт, ТР Фәннәр академиясенең актлар залы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International