Казан мәктәпләре һәм югары уку йортларына гаилә дәресләре кертеләчәк

2024 елның 9 марты, шимбә

"Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе" башлыгы Елена Студеникина бүген Казан мәктәпләрендә һәм югары уку йортларында яшьләр арасында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау өчен даими рәвештә дәресләр үткәреләчәге турында әйтте.

- Идарә тарафыннан даими рәвештә мәктәп һәм югары уку йортларының гаилә белеме дәресләрен укыту циклына кертү буенча эшләр үткәрелде һәм уздырылачак. Хәзерге вакытта идарә хезмәткәрләре мондый дәресләрне даими үткәрә, - дип билгеләде Студеникина.

Укучылар һәм студентлар программа кысаларында ЗАГС идарәсе бүлекләренә, шул исәптән “Казан” гаилә үзәгенә йөри алачак, дип өстәде ул. Хәзер Казан шәһәре мәгариф идарәсе белән эш җайга салынган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International