Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләү өчен грант конкурсында җиңүчеләр билгеле булды

2024 елның 17 июне, дүшәмбе

Татар теле һәм әдәбияты буенча республика олимпиадаларында халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән туган (татар) тел һәм әдәбияты һәм укытучыларына ярдәм итүөчен , 2024 елның 27 маеннан 13 июненә кадәр, «Татар теле һәм әдәбияты буенча халыкара олимпиадаларда җиңүчеләрне әзерләгән өчен» грантын алуга конкурс узды.

Грантта катнашучылар Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт яисә муниципаль гомуми белем бирү оешмаларының туган (татар) тел һәм (татар) әдәбияты укытучылары, туган (татар) теле һәм туган (татар) әдәбияты буенча республика олимпиадаларында һәм (яисә) 2024 елда 8 - 11 сыйныфлар укучылары саныннан татар теле һәм әдәбияты буенча Халыкара олимпиадада җиңүчеләрне әзерләүчеләр.

2024 елда грант алуга конкурста катнашу өчен 35 гариза кергән.

Конкурс Нигезләмәсенә ярашлы рәвештә, иң күп балл җыйган 13 катнашучы җиңүче булды һәм аларга 115,0 мең сум күләмендә грант түләнәчәк.

Грантны алуга конкурс нигезендә сайлап алуда җиңүчеләр Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2024 елның 11 июнендәге 1167/24 номерлы боерыгы белән расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International