БДИны яңа тәртип буенча тапшыручылар нәтиҗәләрне 18 июльдә белә алачак

2024 елның 4 июле, пәнҗешәмбе

Яңа тәртип буенча, 4-5 июль көннәрендә, бер предметны яңадан бирергә карар кылган тәмамлаучылар, имтихан нәтиҗәләрен 18 июльдә белә алачак. Бу хакта Белем бирү министрлыгының югары белем бирү өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры вазыйфаларын башкаручы Елена Тумакова сөйләде.

Элек мәгаирф һәм фән министрлыгында хәбәр ителгәнчә, Россия югары уку йортларына документлар кабул итү 25 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Шулай итеп, тәмамлаучыларга барлык нәтиҗәләрне алгач, укырга керү турында карар кабул итү өчен тагын бер атна булачак.


 

Информатика, җәмәгать белеме, урыс теле, физика, химия, шулай ук чит телләр буенча имтиханның язма өлеше буенча яңадан тапшырулар 4 июльдә, биология, география, база һәм профиль дәрәҗәләрендә математика, тарих, әдәбият һәм чит телләр буенча имтиханны яңадан тапшыру 5 июльдә узачак.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International