2030 ел ахырына кадәр «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында 2,7 меңнән артык балалар бакчасын яңарту планлаштырыла

2024 елның 8 июле, дүшәмбе

Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, демографик вәзгыятьне яхшырту, туу һәм күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, Россия гаиләләренең лаеклы тормыш сыйфатын тәэмин итү – «Гаилә»илкүләм проекты кысаларында хәл ителәчәк өстенлекле гомуммилли бурычлар. Ул проектның Россия Президенты кушуы буенча быелның 1 сентябренә әзерләнергә тиешлеген хәбәр итте. Аны гамәлгә ашыру 2025 елның 1 гыйнварыннан башланачак.

Ул шулай ук ассызыклаганча, проектның төп бурычлары – демографик тенденцияләр җимерү , туучылар санының тотрыклы үсүен тәэмин итү, күп балалы гаиләләр санын һәм андый гаиләләрнең иминлеген арттыру.

Чарада Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов гаилә җәмгыятьнең нигезе дип билгеләп үтте. Ул ассызыклаганча, яңа илкүләм проект кысаларында ведомство мәктәпкәчә белем бирү системасына аерым игътибар бирәчәк.

Россия Мәгариф министрлыгы башлыгы шулай ук 2030 елга кадәрге чорга мәктәпкәчә белем бирүне үстерү концепциясенең төп бурычлары турында сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, быел көзен балалар бакчалары тәрбиячеләренең VIII Бөтенроссия съезды узачак, анда мәктәпкәчә белем бирү системасын үстерүнең өстенлекле юнәлешләре турында фикер алышачаклар.


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International