Бу хакта VI чакырылыш ТР Дәүләт Советының 55 нче утырышында ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин әйтте.
Аның сүзләренә караганда, бу максатларга федераль һәм республика бюджетларыннан, шулай ук эш бирүчеләр тарафыннан бүлеп бирелгән акчаның гомуми суммасы 2 млрд сумнан артык.
Быел мәгариф-җитештерү үзәкләрен Азнакайда һәм Лениногорскида, шулай ук икешәрне Чаллыда һәм Түбән Камада ачу планлаштырыла. Казанда да урта һөнәри белем бирү кластеры барлыкка киләчәк.
Киләсе елда мәгариф-җитештерү үзәге Сарманда ачылачак, ә урта һөнәри белем бирү кластеры - Арчада.
Һадиуллин билгеләп үткәнчә, узган ел “Мәгариф” илкүләм проекты буенча 112 мәгариф оешмасының матди-техник базасы яңартылган . Моннан тыш, мәктәп директорларының тәрбия буенча киңәшчеләре ставкалары кертелгән. Мәктәпләр Россия һәм Татарстанның дәүләт символлары белән җиһазланган.
"Земский учитель" программасы буенча авыл мәктәпләренә эшкә кайткан 23 укытучыга миллион сум түләнгән, дип өстәде министр.