12 августта «Кванториум» балалар технопаркы Яр Чаллыда Мексика, Франция, Бельгия, Азәрбайҗан, Тунис, Палестина, Көньяк Осетия, Монголия, Казахстан һәм Беларусия укучылары өчен «Киләчәк шәһәре» халыкара сменасын ача. Аларга Татарстан Республикасының бай һәм үзенчәлекле тарихы һәм мәдәнияте белән танышырга гына түгел, ә заманча технологияләр ярдәмендә үз проектларын булдырырга да кирәк булачак.
Халыкара проект кысаларында «КАМАЗ-мастер» командасы музеена экскурсия, Алабугага һәм Казанга бару, шулай ук төрле мәгариф чаралары планлаштырылган.
"Исәнме, Россия!" проекты - ул Россотрудничество тарафыннан төрле илләрдән килгән яшь ватандашларны Россия Федерациясе белән таныштыру максатыннан оештырылган мәдәни-мәгариф программасы. Проектның төп бурычы - дөньяның төрле почмакларыннан килгән яшьләрнең Россияне үз күзләре белән күрү һәм аның тарихы, мәдәнияте, мәгариф системасы һәм төбәк үзенчәлекләре белән шәхсән танышу мөмкинлегеннән гыйбарәт.