Татарстанда 2,3 меңгә якын укытучы җитми

2024 елның 14 августы, чәршәмбе

Татарстанда 2,3 меңгә якын укытучы җитми. Иң зур ихтыяҗ - башлангыч сыйныф, математика, рус теле, физика, химия, чит тел укытучыларына. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының кадрлар сәясәте бүлеге җитәкчесе Гүзәл Гатауллина иҗтимагый ярдәм штабында түгәрәк өстәл утырышында сөйләде, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте. «Педагогик кадрлар Казан, Яр Чаллы, Яшел Үзәндә, шулай ук Лаеш һәм Түбән Кама районнарында аеруча нык җитешми», - дип белдерде Гатауллина.

Аның сүзләренә караганда, хәзер Татарстан мәгариф системасында 77 меңнән артык педагогик хезмәткәр эшли, шул исәптән 32 меңнән артык укытучы. Педагогларның уртача яше 48 яшь. 35 яшькә кадәрге яшь укытучылар өлеше - 21%.

"Мәрхәмәт-Милосердие" Дәүләт Советының хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе Алсу Нәбиева Татарстанда белем бирү сыйфатының югары стандартлары актив рәвештә кертелә, дип өстәде. Депутат искәрткәнчә, республикада 1 сентябрьгә 8,5 мең урынлык 8 яңа мәктәп ачылачак, 2,2 мең урынлык 10 мәктәпкәчә мәгариф оешмасы төзеләчәк.


 


 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International