Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның Белем көне белән котлавы

2024 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Кадерле балалар, укучылар һәм студентлар! Хөрмәтле укытучылар  һәм әти-әниләр!

Сезне Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән ихлас күңелдән котлыйм.

 Укытучымы сез, укучымы, көзнең бу беренче бәйрәме һәркем өчен  якын. Беренче кыңгырау чыңлавын, беренче укытучысын һәм мәктәп дусларын искә алмаучы кеше юктыр мөгаен.

Нәкъ менә бу көн белем дигән авыр, әмма мавыктыргыч дөньяга  юлның башлангыч ноктасы булып санала. Һәм бүген иң җылы котлауларны һәм аерым  теләкләрне,   беренче сыйныф укучыларына әйтәсе килә.

Балалар! Сезне кызыклы фәннәр дөньясында бик күп гаҗәеп һәм  мөһим ачышлар көтә, алар белән сезне  беренче укытучыларыгыз таныштырачак. Бу мөмкинлекләрне  ычкындырмаска тырышыгыз, һәрвакыт кызыксынучан булыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз, бер-берегезгә ярдәм итегез.

Кадерле коллегалар, хөрмәтле укытучыларыбыз! Сезнең эшкә бирелгәнлегегез һәм тәҗрибәгезгә тиңнәр юк. Сез укучыларының үзаңын формалаштыруда һәм аларның уңышка ирешүләрендә  мөһим роль уйныйсыз. Сезнең бетмәс-төкәнмәс тырышлыгыгызны һәм үз эшегезгә нык бирелгәнлегегезне югары бәялибез. Балаларны укыту - җиңел эш түгел, әмма балаларны йөрәге белән  яратучы укытучы өчен - бу иң яхшы эш! Сезнең барлык ниятләрегез һәм планнарыгыз  тормышка ашсын, яңа уку елы файдалы һәм уңышлы булсын!

Беренче сентябрь - балалар һәм укытучылар өчен генә түгел, ә әти-әниләр өчен дә мөһим көн. Белем бирү- ул уртак эш.  Без сезнең белән бергә баланың шәхси үсешенә, фәннәрне яратуына һәм уңышлы белем бирүгә ярдәм итәчәк яхшы, уңайлы  мохит тудыра алабыз.

Кадерле әти-әниләр, бу көн куелган максатларга һәм уртак уңышка  ирешүгә илһам бирсен.Яңа  уку елы барыгызга да яхшы хис-кичерешләр, зур уңышлар, күтәренке   кәеф һәм шатлык алып килсен.

Барлык укучыларны, көллият, техникум һәм югары уку йортлары  студентларын  уку елы башлану белән котлыйм һәм сезнең һәркайсыгызның зур уңышларга ирешүен телим.  Безгә сезнең казанышларыгыз белән горурланырга булсын.

Хәерле сәгатьтә! Хәерле юллар!

Татарстан Республикасы

мәгариф һәм фән министры                                                      И.Г.Һадиуллин

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International