2024 елның 2 октябрендә Казан шәһәренең «Адымнар - белем һәм татулыкка бару» полилингваль комплексы базасында яшь педагогларны «Укытучы» һөнәренә багышлау тантанасы булды.
Әлеге бәйрәмдә республика мәктәпләрендә хезмәт эшчәнлегенә керешкән яшь укытучылар - педагогик югары уку йортларын һәм көллиятләрне тәмамлаучылар, остазлар, мәгълүмати-методик бүлек, профсоюз оешмалары җитәкчеләре, югары, һөнәри һәм өстәмә һөнәри белем бирү оешмалары вәкилләре катнашты.
Яшь укытучылар һөнәри эшчәнлекләре башлану уңаеннан педагог остаханәләре һәм төрле актив урыннарда катнаштылар.