Быел Татарстанның 78 мәгариф оешмасында хезмәтләр күрсәтү сыйфатына бәйсез бәя бирелде. Нәтиҗәдә уңай динамика күзәтелә.
Белем бирү оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартларының сыйфатына бәйсез бәя җәмәгать контроле формаларының берсе булып тора. Ул хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучыларга мәгариф оешмалары тарафыннан хезмәт күрсәтү шартлары сыйфаты турында, шулай ук аларның эшчәнлеге сыйфатын күтәрү өчен мәгълүмат бирү өчен уздырыла.
Мәгариф учреждениеләрен биш критерий буенча бәяләделәр: оешма турында мәгълүматның ачыклыгын һәм һәркем файдалана алырлык булуын, хезмәт күрсәтүләр шартларының уңайлылыгын, инвалидлар өчен хезмәт күрсәтүләрнең уңайлы булуын, оешма хезмәткәрләренең игътибарлы булуын һ.б. Хезмәтләр күрсәтү сыйфатын бәйсез бәяләү үткәрелгән оешмалар исемлегенә түбәндәге оешмалар керде: һөнәри белем бирү оешмалары, сәләтле балалар өчен , шулай ук ятим балалар һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балалар өчен оешмалар.
Тикшерү нәтиҗәләре белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми порталында bus.gov.ru.танышырга мөмкин.