11 декабрьдә Казанда Фәнни-технологик үсеш елы кысаларында Мәгарифне үстерү институты тарафыннан оештырылган «Мәгариф мохитендә ясалма интеллект нигезендә технологияләрне куллану потенциалы» фәнни симпозиумы узды.
Симпозиум Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы һәм В.Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты ярдәмендә оештырылды.
Чараның төп максаты - мәгариф даирәсендә ясалма интеллект һәм цифрлы инструментлар роле арту белән бәйле проблемалы мәсьәләләр буенча фикер алышу.
Симпозиум эшендә 300 дән артык кеше катнашты, шул исәптән мәгариф өлкәсендә әйдәп баручы экспертлар һәм белгечләр, шулай ук Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Карачай-Черкес Республикасы, Курган һәм Магадан өлкәләре, Пермь крае, Кемеров өлкәсе - Кузбасс , Дагыстан һәм Татарстан Республикалары һб. Россия төбәкләреннән педагог-практиклар катнашты.
Алып баручы экспертлар билгеләп үткәнчә, ясалма интеллект белем бирү ысулларын яхшырту коралы гына түгел, яңа белем бирү стандартларын булдыру өчен нигез дә булырга мөмкин.