Шәһәр халкын бәйрәм уңаеннан концертлар, мюзикл күрсәтү, әдәби-шигъри кичә, интерактив программалар һәм башкалар көтә. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова сөйләде.
«Бу атнада Халыкара туган тел көне билгеләп үтеләчәк. Апрельдә бөек Габдулла Тукаебызның туган көне белән бәйле бәйрәмне билгеләп үтәбез, әмма без туган телләрен популярлаштыру өчен барлык мөмкинлекләрне кулланабыз. Безнең күпмилләтле төбәктә, шәһәрдә аннан башка берничек тә мөмкин түгел ", - дип билгеләде шәһәр мэры Илсур Метшин.
Бу атнада Халыкара рус теле көненә «Үз телем» конкурсында җиңүчеләрнең проектларын тәкъдир итү булачак. Чара 21 февральдә 13:00 сәгатьтә "Яратам" яшүсмерләр клубында узачак. Ә гала-концерт 25 февральдә Казан Ратушасында 19:00 сәгатьтә узачак.
"Апуш" театр студиясе укучылары бәйрәмгә мюзикл бәйрәмгә әзерләгәннәр. “Чулпан” мәдәни үзәгендә шөгыльләнүче балалар татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышланган “Әбүгалисина” спектаклен тамашачыларга күрсәтәчәкләр. Башлана 24 февральдә 16:00 сәгатьтә.
Телләр комиссиясе ярдәмендә «Татармультфильм» белән берлектә оештырыла торган «Әминә» видеоҗырларының яңа чыгарылышларын тәкъдир итү дәвам итә.
Халыкара туган тел көненә чаралар шулай ук Казанның мәдәният йортларында, китапханәләрендә һәм музейларында да планлаштырылган. Бәйрәм көне алдыннан, 19 февральдә, Кадыш мәдәният йортында әдәби-шигъри кичә узачак. Аны татар галиме Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлаячаклар.
21 февральдә "Мәскәү" мәдәни үзәгендә "Эллуки" курайчылар студиясе халык музыкасы концертын тәкъдим итәчәк.
“Яшьлек” мәдәният сараенда “Туган телем - минем горурлыгым” дигән танып-белү программасын үткәрәчәкләр. Халыкны чарага 24 февральдә 16:00 сәгатьтә чакыралар.
Шулай ук ел саен үткәрелә торган “Муса Җәлил һәм Илһам Шакиров - татар халкының ике йолдызы” акциясе узачак. Анда 165 меңнән артык бала катнашачак.