Апрель аенда Казанда укытучыларның халыкара форумын үткәрергә ниятлиләр

2025 елның 7 марты, җомга

Казан мэры Илсур Метшин, "Ел укытучысы - 2025" шәһәр этабында катнашучыларны бүләкләү тантанасында чыгыш ясаганда, Татарстан башкаласында БРИКС илләре вәкилләре катнашында укытучылар өчен халыкара форум уздыру турында игълан итте.

Форумның төп максаты - Казан педагогларын белем бирүдә һәм балаларны тәрбияләүдә алдынгы технологияләр белән таныштыру, шулай ук укытучы һөнәренә игътибар җәлеп итү.

Форумга чит ил спикерлары гына түгел, бөтен Россиядән иң яхшы педагоглар да килер дип көтелә. Халыкара укытучылар форумы датасы һәм программасы соңрак игълан ителәчәк. Уйланылганча, ул апрельдә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International