Татарстан технологик эшкуарлык проектында югары уку йортлар саны буенча лидерлар өчлегенә керде

2025 елның 11 апреле, җомга

Татарстан «Университет технологик эшкуарлыгы платформасы» федераль проектында катнашучы университетлар саны буенча өч алдынгы регион рәтенә керде. 2024 елда республикада иницатива буенча 18 вуз эшкә җигелде, алты меңнән артык студент акселерацион программалар кысаларында белем алды, бу узган ел белән чагыштырганда мең кешегә күбрәк.

Узган елда гына да студентлар 600 дән артык стартап башлап җибәрделәр, шуларның 307се юридик затлар буларак рәсмиләштерелде. 2022 елдан башлап төбәкнең яшь эшмәкәрләре тарафыннан 1,6 мең тирәсе стартап булдырылган.

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков Татарстанның университет технологик эшкуарлыгын үстерүдә ныклы позициядә торуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, республикада идеяләр туганнан алып базарга чыкканчы проектларны хуплаучы нәтиҗәле экосистема булдырылган.

Ул шулай ук Казан федераль университетының КАМАЗ белән уңышлы хезмәттәшлеге мисалын да китерде: партнерлык нәтиҗәсендә стартап-студия ачылган, анда инде 30 технологик проект эшли башлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International