Татарстан хөкүмәте башлангыч сыйныф укучылары өчен агымдагы, 2025 елга бушлай кайнар туклануга чыгымнар нормативын арттырды. Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Бер укучының туклануына норматив чыгымнар 69,43 сумнан 74,77 сумга кадәр арттырылган. Димәк, башлангыч гомуми белем бирү программалары буенча укучыларны кайнар тукландыруның уртача бәясе дә шул ук рәвешле арттырылган (ул норматив чыгымнарга тигез).