Бүген Татарстан югары уку йортларында керү өчен документлар кабул итү башланды.
Бакалавриат, специалитет, төп югары белем
27 июльдә Татарстан югары уку йортлары төп этапта бюджет урыннарына узучы абитуриентлар исемлеген халыкка чыгарырга тиеш. 2 августтан 3 августка кадәр югары уку йортына керүчеләр билгеле булачак, ә 6-7 августта төп этапта кергән исемлекләр игълан ителәчәк.
Магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем
20 августтан да соңга калмыйча, Татарстан юары уку йортлары төп этапта кабул итү буенча документларны кабул итүне тәмамлый. 24 августка кадәр төп этапта уку өчен ризалык бирергә кирәк. 24 августтан 29 августка кадәр кабул ителү турында боерыклар бастырылачак.
Аспирантура
Аспирантурага кергәндә документлар кабул итү даталарын югары уку йорты мөстәкыйль билгеләгәнен исәпкә алырга кирәк. Шуңа күрә төгәл мәгълүматны конкрет уку йорты сайтында белергә мөмкин.