«Студентлар стартабы» конкурсында Татарстаннан 300 дән артык студент җиңүче булды

2025 елның 15 сентябре, дүшәмбе

“Студентлар стартабы” конкурсының алтынчы чиратында 348  Татарстан студентының гаризасы җиңүчеләр рәтендә булды. Регион катнашу өчен бирелгән проектлар буенча лидерларның берсе. Җиңүчеләр исемлеген РФ Хөкүмәте бастырды.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы  конкурс уздыра торган университет технологик эшкуарлыгы платформасы 2022 елда эшләтеп җибәрелде. Ул «Эффектив һәм конкурентлы икътисад» илкүләм  проектының «Технологияләр» федераль проектының бер өлеше булып тора.

Конкурсның алтынчы чират кысаларында 2,5 мең җиңүче сайлап алынган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International