«Наука в лицах» : Казанда Россиянең әйдәп баручы галимнәре портретлары күргәзмәсе ачылды

2025 елның 3 октябре, җомга

Хәзерге Россия галимнәре белән кайда танышырга һәм безнең илдә эшләнгән ачышлар турында каян белергә? Инновацион материаллар, ясалма интеллект, экологияне саклау, заманча дарулар, генетик һәм нейротехнологияләр, космос, бу һәм башка өлкәләрдә Казан (Идел буе) федераль университетында ачылган «Наука в лицах» күргәзмәсе геройлары үз эшләнмәләрен булдырганнар.

2025 елда проектта Казаннан галим - «СИБУР Инновации» фәнни-тикшеренү үзәге генераль директоры Илназ Зарипов катнашты. Октябрьдә ул һәм күргәзмәнең тагын бер катнашучысы, “СИБУР” технологияләрен сынау үзәге башкарма директоры Илдар Сәлахов КФУ студентлары алдында лекция укыячак.

Күргәзмә яшь галимнәрнең V конгрессында эшен тәмамлый , ул 2025 елның 26-28 ноябрендә «Сириус» фәнни-технология университетында узачак.

Проект геройлары турында мәгълүматны наука.рф сайтында табып була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International