Түбән Кама укучылары якташлары - МХО сугышчылары өчен коры душ җыйганнар

2025 елның 6 октябре, дүшәмбе

Түбән Кама уку учреждениеләрендә патриотик эшләр бер дә тукталып тормый. Бүген волонтерлар 9 нчы мәктәптә булдылар,алар  анда коры  душ ясау буенча мастер-класс үткәрделәр. Балалар аның технологиясе белән танышудан тыш, МХО сугышчыларына ярдәмгә үз өлешләрен дә керттеләр,  кыр шартларында кирәкле  әйберләрдән берничә тартма җыйдылар.

8 нче һәм 11 нче микрорайоннарның ТИҮС рәисе Наталья Суворова укучыларга коры душны ничек кулланырга икәнлеген турында  сөйләде.

9 нчы мәктәп укучылары мондый акцияләрдә актив катнашалар,  чөнки аларның күпләренең  әтиләре, абыйлары яки  туганнары анда  хезмәт итәләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International