ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дәресләргә бармау өчен температура нормаларын искә төшерә

2025 елның 24 декабре, чәршәмбе

24 декабрьдә, республикада бик салкын һава сакланачак. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы кискен салкынаюга бәйле рәвештә, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - минус 23 градус булганда, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 27 градус, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус салкын, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 32 градус булганда дәресләр булмаячагын кисәтә.

Моннан тыш, кышкы чорда ачык һавада физкультура дәресләре, санитария нормалары һәм кагыйдәләре буенча, кече сыйныф укучылары өчен бары тик һава температурасы өч градустан да түбәнрәк булмаганда һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, югары сыйныф укучылары өчен – җил секундына 6-10 метрдан һәм минус 10 градустан да ким булмаганда.

Шул ук вакытта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда, муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгуны туктатырга киңәш итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International