Татарстан Республикасы «Саннар дәресе» һәм «Цифрлы ликбез» мәгариф проектларында катнашу активлыгы буенча ил лидерлары бишлегендә позицияләрен ныгытты.
"Бүген цифрлы грамоталылык - модалы күнекмә генә түгел, ә һәр укучы өчен ихтыяҗ. Безнең бурыч - балаларга киберһөҗүмнән сакланырга һәм цифрлы дөньяда үсәргә ярдәм итәчәк актуаль белем бирү», - дип билгеләп үтте ТР цифрлы үсеш министры урынбасары Булат Габдрахманов.
2025 елда Татарстан Республикасының цифрлар министрлыгы әйдәп баручы IT-компанияләр белән берлектә бөтен республика буенча 15 сәгатьлек дәрес үткәрде. Булат Габдрахманов технологик лидерлар вәкилләре белән бергә алып барган дәресләрдә 1 200 ләп укучы катнашты.