8 февральдә Россия фәне көне кысаларында Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә чын фән бәйрәме - зур «Белем марафоны» узачак. КФУ, КНИТУ-КАИ, КНИТУ-КХТИ, КДАТИ кебек әйдәп баручы югары уку йортларының танылган һәм перспективалы галимнәре белән турыдан-туры аралашу.
«Белем марафоны» ТР Милли китапханәсе тарафыннан КФУның мәгълүмати сәясәт департаменты белән берлектә оештырыла.
8 февральдә, Казанның фәнни җәмәгатьчелеге вәкилләре Милли китапханә локацияләрендә балалар һәм өлкәннәр өчен 14 мавыктыргыч лекция үткәрәчәк.
“Белем марафоны” кысаларында мастер-класс һәм балалар өчен квиз, фәнни паблик-ток һәм фикер алышу белән кинокүрсәтү узачак. Моннан тыш, Милли китапханәдә 7 күргәзмә әзерләнгән.