«Цифрлы сызым укытучысы» программасын тәмамлаучылар дипломнар белән бүләкләнде

2026 елның 20 феврале, җомга

18 февраль көнне, беренче чыгарылышның 22 кешесенә (болар - математика, физика, информатика, технология укытучылары) дипломнар тапшырылды. Укулар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетында өч ай дәвам итте: 2025 елның 28 октябреннән 1 февральгә кадәр.

Чара КДАТУ базасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, университет ректоры Рәшит Низамов һәм «НаноСофт» ҖЧҖ фәнни белем бирү оешмалары белән хезмәттәшлекне үстерү программалары директоры Олег Егорычев катнашында узды

Программа техник һәм сәнгать белеме өлкәсендә эшләүче укытучылар, шулай ук заманча цифрлы технологияләрне сызымга һәм проектлаштыруга өйрәтү процессына интеграцияләргә омтылучы белгечләр өчен билгеләнгән. Технологияләрнең бик тиз үсүе һәм дистанцион укытуга күчү шартларында әлеге программа күнекмәләрен һәм укыту ысулларын яңа таләпләргә җайлаштыру өчен уникаль мөмкинлек бирә.

Уку онлайн-форматта уза.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International