Бу атнада шәһәрнең яшьләр клубларында бушлай чаралар сериясе узачак. Шәһәр кешеләре өчен өстәл уеннары буенча турнир, террасада айс-кичә, скрапбукинг һәм башка мастер-класс әзерләнгән.
Җомга көнне, 20 февральдә, яшь казанлыларны кул сугышы техникасы буенча ачык мастер-класска чакыралар. Бокс буенча дәресләр 16:45 сәгатьтә "Авангард" клубында (Ломжинская ур., 15) узачак.
Шул ук көнне "Яратам" клубы түбәсендә "Айс-кичә" (14) оештыралар. Яшьләрне 18:00 гә түбәндәге адрес буенча чакыралар: Короленко урамы, 11а. “Крылатый” клубында (Побежимов урамы, 17) 18:30да өстәл уеннары турниры башлана. Катнашу өчен 7(962)558-58-99 телефоны буенча алдан теркәлергә кирәк.
21 февральдә, “Яшьлек” клубында (Годовиков ур., 16) скрапбукинг техникасында открыткалар ясау буенча мастер-класс узачак. Теркәлү өчен телефон: (843)590-53-16. Башлана - 14: 30 да.
Бу шимбәдә шәһәрнең яшүсмерләр клубларында Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итүгә багышланган мастер-класслар сериясе оештырыла. Яшь шәһәр халкы төрле биюләргә өйрәнә, лего-девайслар җыя, открыткалар ясый, өстәл теннисы уйный алачак һәм башкалар.