Түбән Камада лицей тәмамлаучыларга истәлек такталары ачтылар

2026 елның 20 феврале, җомга

Түбән Каманың 14 нче лицеенда Ватанны саклаучылар көненә багышланган чара узды. Бәйрәм кысаларында махсус операцияләр зонасында хәрби бурычны үтәгәндә һәлак булган өч укучы - Андрей Степанов, Айнур Сабиров һәм Андрей Колемасов истәлегенә мемориаль такталар ачылды.

Ата-аналар, сыйныфташлар һәм лицей укучылары хәтер диварына чәчәкләр салдылар. Хәзер анда Ватан өчен көрәшкән 12 герой-чыгарылыш сыйныф укучыларының исемнәре мәңгеләштерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International