Биектау районында халыклар дуслыгы фестивале узды

2026 елның 20 феврале, җомга

18 февральдә Биектау районында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм Халыкара туган телләр көненә багышланган Халыклар дуслыгы фестивале үткәрелде. Хәсәнгата Габәши исемендәге 6 нчы Биектау урта мәктәбендә узган чарада район мәктәпләре коллективлары сәхнәдә үзләре сайлаган милләтнең үзенчәлеген, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен күрсәттеләр. Милли ризыкларын күргәзмәдә тәкъдим иттеләр. Катнашучылар күп,  иң мөһиме, күңелләрен биреп әзерләнгәннәр. Мондый чаралар аша укучылар үз халкының телен, тарихын, гореф-гадәтләрен яхшы белергә, күрше халыклар белән дус һәм тату яшәргә омтылырга кирәклеген аңлыйлар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International