Россия Федерациясе Мәгариф министры Сергей Кравцовның Ватанны саклаучылар көне белән котлавы

2026 елның 23 феврале, дүшәмбе

Кадерле дуслар!

Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!

Бу көнне без азатлыкны яклаучы бабаларыбызны, шулай ук бүген илебез чикләрен саклаучы заман геройларын данлыйбыз.

Бәйрәм Россиянең һәр кешесе өчен тирән мәгънәгә ия, ул батырлык, ныклык һәм үз бурычыбызга тугрылык кыйммәтләрен – без үсеп килүче буында тәрбияләргә омтылган сыйфатларны символлаштыра. Ветераннарга тирән рәхмәтемне белдерәм.

Белем бирүнең төрле дәрәҗәләрендә махсус хәрби операциядә катнашучылар да бар. Без аларны мәктәпләрдә, педагогик югары уку йортлары, көллият укытучылары һәм студентлары , тәрбия үзәкләре җитәкчеләре арасында күрәбез. Алар - чын геройлар һәм аларның батырлыклары, Ватанга булган мәхәббәтләренең шәхси үрнәге балаларыбыз өчен тормышта иң көчле ориентир булып тора.

Барыгызга да нык сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаиләләрегезгә иминлек һәм уңышлар телим. Бәйрәм белән!
 

Россия Федерациясе мәгариф министры Сергей Кравцов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International