«Белем» Россия җәмгыяте лекторлары Казан педагогика көллиятендә фәнни-агарту акциясе үткәрделәр

2026 елның 24 феврале, сишәмбе

3-15 февраль көннәрендә Казан педагогика көллиятендә "Белем.Фән” акциясе үтте. Аны Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә “Белем” Россия җәмгыяте оештырган. Чара Россия фәне көненә багышланган һәм яшьләр арасында фәнни эшчәнлекнең абруен күтәрүгә юнәлдерелгән иде.

Ике атна дәвамында «Белем» җәмгыятенең әйдәп баручы белгечләре һәм лекторлары студентлар өчен танып-белү лекцияләре, интерактив викториналар һәм һөнәри юнәлешле очрашулар үткәрделәр.

Акциянең берсе үзебезнең космонавтика тарихына багышланган "Дөньяны үзгәрткән 108 минут" лекциясе булды. Аны көллият студенты , “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионатының төбәк этабы призеры Е.Ю. Дрягалова үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International