2026 елның 1 апреленнән 3 апреленә кадәр Казан дәүләт энергетика университеты «Диспетчеризация и управление в электроэнергетике» XXI Халыкара яшьләр фәнни-гамәли конференциясен үткәрү мәйданчыгы булачак. Чара ЭНЕРГОПРОМ 2026 Халыкара электроэнергетика форумы кысаларында узачак.
РФ Энергетика министрлыгының атказанган хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган энергетикы һәм "РДУ Татэнерго" ЯАҖ директоры Юрий Владимирович Щелоков истәлегенә багышланган конференция тармакның яшь белгечләрен берләштерде.
Анда катнашу өчен 40 яшькә кадәрге яшь галимнәр, аспирантлар, студентлар, югары уку йортлары, фәнни учреждениеләр һәм ягулык-энергетика комплексы предприятиеләре хезмәткәрләре чакырыла.