Рәсми Портал
ТР Президенты
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы Мәгариф
һәм фән министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты
Иҗтимагый совет
Мәгариф өлкәсе эш юнәлешләре
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының тарихы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар һәм чаралар
Механизмы управления качеством образования
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Югары һәм урта белем
Гомуми белем
Балаларга тәрбия, өстәмә белем бирү
Терроризмны кисәтү
Коррупциягә каршы тору
Архив
Киләчәк укытучысы
Документлар
Мәгълүмат-телекоммуникация “Интернет” челтәрендә ачык мәгълүмат формасында урнаштырылган мәгълүмат белән куллану шартлары
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
Норматив документлар
Хезмәт хакы түләү системасы
Укытучылар хисабын киметү буенча киңәшләр
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Элемтә өчен мәгълүмат
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Бөтенроссия гражданнарны кабул итү көне
Гражданнарны кабул итү
Гражданнар мөрәҗәгатен карау тәртибе
Интернет аша кабул итү
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Гражданнар өчен бушлай юридик ярдәм
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен анализлау
Элемтә өчен мәгълүмат
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы
2012-2013 уку елында Татарстан мәктәпләрендә коррупциягә каршы 1500 ләп чара оештырылган
2013 елның 10 декабре, сишәмбе
9 нчы декабрь – Бөтендөнья коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы студиясендә ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсенең оештыру бүлеге мөдире Алексей Панкратов, ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы көрәш буенча совет әгъзасы Игорь Бикеев катнашында матбугат конференциясе узды. Бу, агымдагы елда Татарстанда, коррупциягә каршы алып барылган эшчәнлеккә багышланган матбугат очрашуларын җөпләп оештырылган йомгаклау матбугат конференциясе булды.
Данил Мостафин коррупция исемле социаль явызлыкка каршы тискәре мөнәсәбәтнең кечкенәдән үк сеңдерелергә тиешлеге ассызыклады. Ул хәбәр иткәнчә, республиканың белем бирү системасында 4 уку-методик пособие кулланыла. “Без коррупциягә каршы чараларның мониторингын алып барабыз. 2012-2013 уку елларында Татарстан мәктәпләрендә 1,5 меңнән артык коррупциягә каршы махсуслаштырылган чара үткәрелгән. Алар укучыларга коррупциянең ничек тууын, аның нидә чагылыш табуын һәм тискәре нәтиҗәләре турында аңлатуга йөз тоткан. Коррупция һәм аңа карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру белән бәйле материаллар мәктәпләрдә төрле формаларда күтәрелде, һәм алар аеруча тарих, җәмгыять белеме, хокук белеме, икътисад дәресләрендә еш кулланыла. Дәресләрдә генә бу теманы колачлап бетереп булмаганлыктан, дәрестән тыш эшчәнлеккә дә зур игътибар юнәлтелә башлады. Болар балаларның яшенә карап, дискуссия клублары, конференцияләр, социаль проектлар һәм башкалар. Болар барысы да коррупциягә каршы эшчәнлек алып баручы тиешле структураларны җәлеп итү рәвешендә тормышка ашырыла”, - дип билгеләп узды Данил Мостафин.
Аның сүзләренә караганда, тематик тәрбия чаралары сыйныф сәгатьләрендә дә уздырыла. Аерым алганда, төрле иҗади конкурслар: иң яхшы стенгазетага, иң яхшы социаль роликка бәйгеләр, диспутлар, уен формасында брифинглар үткәрелә. ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары әйтүенчә, бүген бу конкурсларга йомгак ясалачак. Кагыйдә буларак, 2011 нче елдан оештырылып килүче мондый бәйгеләргә ноябрь-декабрь айларында нәтиҗә чыгарыла. Данил Мостафин “Илнең киләчәге – минел кулда” Республика иҗади эшләр конкурсы үткәрелүен, 5-11 класслар арасында “Коррупциягә “юк” дип әйтик” бәйгесенә быел материалларның 10 телдә тапшырылуын хәбәр итте. Балалар рәсемнәре конкурсына 1-4, 5-9 сыйныф укучылары үз иҗат җимешләрен тәкъдим итә. 2012 нче елдан башлап, Республика фәнни эшләр конкурсы гамәлгә кертелде, анда вуз һәм ссузлар да актив катнаша. Данил Мостафин “Диалектика: коррупциягә каршы көрәш” Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үткәрелүен искәртеп үтте. Анда Беларусь, Казакъстан, Кыргызстаннан яшь галимнәр, педагоглар, фәнни хезмәткәрләр – барлыгы 200 дән артык кеше катнашкан. “Быел яңа бәйге барлыкка килде. Ул студентлар арасында иң яхшы плакатка һәм иң яхшы анимацион роликка уздырылды. Бүген аңа да йомгак ясалачак”, - дип билгеләп узды Данил Мостафин.
«Татар – информ» МА материаллары буенча
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
26
июль, 2021 ел
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет максатлар һәм бурычларны гавами формалаштыру проектын тормышка ашыруга нәтиҗә ясаячак
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет тарафыннан 2021 елның 28 июлендә агымдагы елның беренче яртыеллыгында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыру проектын тормышка ашыруга йомгак ясау мәсьәләсе буенча Иҗтимагый совет утырышы уздырыла.
Казанда 49 нчы мәктәп базасында ОВЗлы укучылар һәм балалар өчен иҗади ял итү үзәге булдырачаклар
Казанда 49 нчы мәктәп базасында балалар өчен иҗади ял итү һәм укыту үзәге булдыру турында карар кабул ителде. Укулар инклюзив белем бирү принцибы буенча төзеләчәк - анда слесарь һәм столярлык эше, робототехника һәм чүлмәк һөнәре белән шөгыльләнү өчен, яңартылган корпуста технология дәресләре, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар да булачак.
24
июль, 2021 ел
Татарстанда экология һәм биология буенча мәктәп укучылары өчен профильле сменалар ачыла
25 июльдән 11 августка кадәр Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында “Биосфера” экология һәм биология буенча республика профильле сменасы (“Биосфера” XXVII республика лагерь-мәктәбе) һәм “Логос” профильле сменасы ачылачак.
Министрлар Кабинеты көллиятләрдә һәм техникумнарда уку төркемнәре кураторларына түләүгә якынча 2,8 млрд сум юнәлдерәчәк
Россия Федерациясе Хөкүмәте колледжларда һәм техникумнарда уку төркемнәре кураторларына бүләкләү өчен якынча 2 миллиард 800 миллион сум акча җибәрәчәк, дип хәбәр итә ТАСС Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга сылтама белән.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз